Зәйлеләр якташын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Кичә Зәй муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Чапков һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина үз якташы, Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәне Татьяна Викторованы Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов исеменнән җылы сүзләр, котлаулар, открытка һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International