Баулы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Д. Ф. Әхмәтова, Л. Р. Галимова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә барды.

Үзәк белгечләре балалар белән игелеклек дәресе үткәрде, үз куллары белән истәлекле рәсемнәр ясады, бүләкләр тапшырдылар.

Ата-аналар һәм балалар рәхмәтен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International