Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр өчен чара оештырды.
Әлеге чараның бизәге булып Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студентлары куйган концерт номерлары булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, чараны оештыруда зур ярдәмне "Волонтер" иреклеләр үзәге волонтерлары күрсәтте.