Менделеевск комплекслы үзәге Көзге игелек атнасына кушылды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

25 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" старт алды.

Шулай итеп, "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс узды.

Мастер-класста социаль ярдәм алучы өч егет, шулай ук нефть химиясе һәм нефть эшкәртү Колледжы филиалының "Чиста күк" отряды волонтерлары катнашты.

Очрашу барышында балалар скрапбукинг һәм кардмейкинг техникасы белән танышты. Биредә балалалар үз куллары белән открыткалар ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International