2017 елның 5 октябрендә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада "ФордСоллерЕлабуга" ҖЧҖ, "Домкор Индустрия" ҖЧҖ, "Таттелеком", "МТ-Групп" ҖЧҖ һ.б. катнашачак.
Эшсез гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим итәчәкләр: электрогазосварщик, арматурщик, стропальщик, комплектовщик, инженер-энергетик һ.б. Барлыгы ярминкәдә 158 эш урынына 20 вакантлы эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә ТР, Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. 37б адресы буенча уздырылачак. Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.