Татарстанда түләүсез юридик ярдәм көне узачак

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

2017 елның 6 октябрендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы территориаль органнарның базасында, республика шәһәрләре һәм районнарының администрация һәм күп функцияле үзәкләрендә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Әйтик, Казанда консультацияләр 9.00 дан 15.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә – 8.00-14.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Беренче 3 сәгатьтә нотариуслар кабул итәчәк, икенче 3 сәгатьтә адвокатлар.

Тулырак мәгълүматны сылтама аша белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International