Лениногорскта узган эш урыннары ярминкәсенә 167 кеше килде

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәрендә махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ул өлкәннәр Көне уңаеннан оештырылган иде. 

Ярминкәгә килүчеләр 13 эш бирүче оешма, предприятияләр вәкилләре белән аралаша алдылар. 

Ярминкәгә барлыгы 167 кеше килде. Аларга 712 эш урыны тәкъдим ителгән иде, шул исәптән пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакантлы эш урыннары: җитештерү һәм хезмәт урыннарын  җыештыручылар, урам себерүчеләр, табиблар, инжнерлар һәм агрономнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International