2017 елның 26-29 сентябрь көннәрендә Казан ярминкәсе күргәзмә үзәгендә "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә узды.
Чара кысаларында ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан фотокүргәзмә оештырылды. Биредә өлкән яшьтәге гражданнарның иң яхшы эшләре тәкъдим ителде.
Шулай ук килүчеләр Республика ресурс үзәге һәм Казан шәһәре социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең квалификацияле психологларының бушлай консультациясен алды. Дүрт көн эчендә бу мөмкинлектән 43 кеше файдаланган.
Моннан тыш, берничә мәйданчык та оештырылган иде. Мәсәлән, спорт мәйданчыгы тәкъдим ителде, "Скандинав йөреше" укыту мастер-класслары һәм башкалар.
Зур кызыксыну белән өлкәннәр мастер-классларда катнашты.