Шушы көннәрдә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә зональ супервизия узды.
Супервизиядә Татарстанның 8 районнары кураторлары һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Чара барышында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар алып бару мәсьәләләре каралды.