Ике көн эчендә махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсегщ 1840 граждан килде

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 26 һәм 27 сентябрь көннәрендә "Актив озын гомер" күргәзмә кысаларында узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада 54 предприятие һәм учреждение кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Эш эзләүчеләр игътибарына 18000 вакантлы урыннары тәкъдим ителде.

Барлыгы ике көн эчендә ярминкәдә 1840 кеше булды. Алга таба эшкә урнашу өчен 239 кеше юллама алды, шуларның 58е пенсия яшендәге гражданнар, 24е сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International