Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3868 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 32 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Кама Аланы, һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1148, 438, 345, 340 һәм 69 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Түбән Камада 13 Һәм Алабугада 11 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International