Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Менделеевск мәшгульлек үзәге инновация, менеджмент һәм бизнес Көллияте вәкилләре белән берлектә 3-нче номерлы урта гомуми белем мәктәбендә 9–10 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә.

Чара барышында балалар һөнәрләр дөньясы белән, Менделеевск районы хезмәт базары торышы, һөнәри белем бирү юнәлешләре белән танышты.

Укучылар белән берлектә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре һөнәрләрнең төп тибын ачыклады, тест яздырды.

Барлыгы тест язуны 67 мәктәп укучысы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International