"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында, Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район китапханәсенең методистлары белән дәрес-уен оештырды.
Чара барышында китапханә хезмәткәрләре уеннар үткәрде. Аннары балалар толерантлык турында мультфильм карады.