Кичә Зәйдә "Тату семейка" балалар бакчасында “Дөнья күрергә өйрәнәм” проектын тормышка ашыруда катнашкан барлык ведомстволар вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.
Проект 2017 елның апреленнән Зәй муниципаль районында Балалар Фонды ярдәме белән тормышка ашырылды.
Чара барышында проектын гамәлгә ашыру кысаларында төп казанышлар, кулланыла торган методикалар күрсәтелде, йомгак ясалды.