"Веста" үзәге белгечләре балаларны сәламәтлекне сакларга өндиләр

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

"Синең сәламәтлек" эше технологиясе буенча Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Валиахметова 5-нче номерлы микрорайонында социаль ярдәм алучы балалар өчен "Синең сәламәтлегең" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Эшчәнлекнең максаты – балигъ булмаганнарда үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү торды.

Дәрес башында белгеч “Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага анкета уздырды.

Мәгълүмати-дидактик өлештә сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, тәмәкенең зыяны һәм аның нәтиҗәләре каралды. Аннан соң уеннар үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International