Алабуга интернат-йорты Көзге игелек атнасына кушылды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе старт алды.

Беренче көнне, интернатта торучылар һәм "Алтын яшь" отряды волонтерлары акциядә катнашу планнары буенча фикер алышты.

Очрашуда игелекле эшләр планы төзелде. Шулай итеп, бүген, 26 сентябрьдә "Алтын яшь" активистлары №13 коррекцион балалар бакчасына барырга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International