"Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган хәйрия акциясе уздырды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Корзина добра" дип исемләнгән хәйрия акциясе уздырды.

Акция кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү вакытында шәһәрнең үзәк мәйданында шәһәр халкы һәм анда катнашучылар яшелчә һәм җиләк-җимешләр алып килде.

Акция тәмамлангач, барлык азык-төлек пакетларын социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә тапшырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International