"Актив озын гомер" күргәзмә кысаларында Татарстан башкаласында махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе үз эшен башлады

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Ике көн дәвамында, 26 һәм 27 сентябрь көннәрендә, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә үзәге мәйданында өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.

Аның эшендә 32 предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре, шулай ук кадрлар менеджменты Ассоциация вәкилләре катнашачак.

Кунаклар игътибарына компьютер базасында булган 17 меңнән артык вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Чараны үткәрү вакыты сәгать .00 дән 18.00 гә кадәр, Казан ш., Оренбург тракты, 8 нче павильон

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International