Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кичә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшче төркем утырышы узды. Чара социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарының вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева катнашында узды.

Утырышта доклад белән Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов чыгыш ясады. Шуннан очрашуда катнашучылар инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча алдагы гамәлләрнең төп юнәлешләрен эшләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International