Иртәгә Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабы узачак

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча үткәрелә. Аның максаты – икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү.

Беренче тапкыр чара 2023 елда узды. Ярминкәнең төбәк һәм федераль этапларында бөтен ил буенча 900 меңнән артык кеше, 785 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән 35 меңнән артык эш бирүче катнашты. Нәтиҗәләр буенча 123 меңнән артык дәгъвачы эшкә урнаштырылган.

Татарстанда узган ел Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе республиканың шәһәр һәм районнарында берьюлы 55 мәйданчыкта узды. Чара 32 мең кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, шуларның 3,4 меңе эшкә урнаштырыла, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә – 1,3 мең кеше.

Быел Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 12 апрельдә узачак. Төбәк этабы чаралары бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узачак.

Мәйданчыклар, чаралар үткәрү вакыты турында тулырак мәгълүмат һәм һәр мәйданчыкта узачак активлык программасы белән монда танышырга мөмкин >>.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International