«Восхождение» үзәге тернәкләнүчеләре «Абилимпикс» чемпионатында уңыш традициясен дәвам итәләр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы педагогия көллияте базасында 24 апрельдә «Бисер үрү» һәм «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенцияләре буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты старт алды. Катнашучылар өч категория буенча ярыштылар: мәктәп укучысы, студент, белгеч.

Ел саен чараларда Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагылар актив катнаша. Ел саен алар чемпионатның төбәк һәм бөтенроссия этапларында җиңүчеләр булалар.

Быел «Бисер үрү» компетенциясендә социаль хезмәтләр алучы Әлфинур Яруллина иң яхшысы булды. Ул белгечләр арасында беренче урынны алды. Сүз уңаеннан, Әлфинур Яруллина – ике тапкыр «Абилимпикс» милли чемпионаты җиңүчесе.

Бисердән бизәнү әйберләре, декор әйберләре ясау сәнгате тырышлык, детальләргә игътибар һәм төгәллек таләп итә. Әлфинур Яруллина өчен вак кул эше авыр түгел. Талант һәм тырышлык аңа иң оригиналь әйберләр ясарга ярдәм итә.

Хатын-кызның кул эшенә сәләте «Восхождение» үзәгендә тернәкләнү узган вакытта ачыла. Белгечләрнең сизгер җитәкчелегендә ул үзенең потенциалын иҗади остаханәдә тормышка ашыра башлый. Берничә ел дәвамында Әлфинур Яруллина «Абилимпикс» чемпионатында «Сәнгатьле чигү» һәм «Бисер үрү» кебек компетенцияләрдә катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International