Иҗтимагый совет

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының иҗтимагый советы 12 п. 18.09.2010 елның Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы карарын үтәү йөзеннән 18.11.2010 елның 906 нчы № “Татарстан Республикасы Министрлыкның иҗтимагый советы турында” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары һәм 27.12.2010 елның 681 нче № “Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының иҗтимагый советы турында” министрлык приказы нигезендә булдырылды.

Министрлыкның Иҗтимагый советын координацияләү эшен иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге алып бара (элемтә өчен телефон номерлар 557-21-47, 557-21-91).

Иҗтимагый совет эшчәнлегенең төп максатлары:

  • Россия Федерациясе гражданнарының ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, хокукларын һәм ирекләрен яклау, шулай ук, Россия Федерациясенең хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру буенча иҗтимагый берләшмәләрнең хокукларын яклау;
  • дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләү өчен хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенә караган сораулар буенча җәмәгать, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен җәлеп итү;
  • дәүләт хезмәт сыйфатын тикшерүне көчәйтү, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хәбәрдарлык, законлылык һәм профессиональлек принципларын үстерү.
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования