ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары һәм психоневрологик интернат карамагындагылар арасында шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрәчәк.

 

 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген Петербург халыкара икътисад форумында узган "Индустрия 4.0" : эшсезлек яки хезмәт базары структурасы үзгәреше?" панель сессиясендә катнашты.

 

 

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшче төркем әгъзалары 2015-2016 елларда үзмәшгульлек оештыруга дәүләт финанс ярдәме алган гражданнар янына барды.

 

 

Халыкара балаларны яклау көнендә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Лилия Курбатова социаль ярдәм алучы 32 балигъ булмаганнар арасында "Әгәр син бәхетле булсаң" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

Кичә, 1 июнь көнне “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар Алабуга янгын күзәтчелеге частендә булды.

 

Бу истәлекле көндә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы 35 бала һәм 11 мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды.

 

Халыкара дуслар көнендә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Волонтер" иреклеләр үзәге активистлары акция үткәрде.

 

 

 

Бүген Буа шәһәренең үзәк шәһәр паркында Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

 

 

Балаларны яклау көне кысаларында Казан "Апрель" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә берьюлы берничә чара узды.

 

 

1 июньдә балаларны яклау көнендә Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен Александров бакчасында "Спортландия" спорт чарасы оештырды.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International