"Веста" үзәге карамагындагылар бәйрәм чарасында катнашты

2017 елның 2 июне, җомга

Халыкара балаларны яклау көнендә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Лилия Курбатова социаль ярдәм алучы 32 балигъ булмаганнар арасында "Әгәр син бәхетле булсаң" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чара котлау сүзләреннән һәм теләкләрдән башланып китте. Аннары балалар төрле уеннарда катнашты, сәламәт яшәү рәвеше турында табышмаклар, викторина сорауларына җавап бирде.

Педагоглар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеге турында искәртте, аннары интеллектуаль конкурслар үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International