ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара фашист концлагерьларыннан азат ителү көне уңаеннан Бөгелмә 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең музеенда укучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә фашист концлагерьларының элеккеге әсирләрен искә алды.

 

Әлеге истәлекле дата уңаеннан Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев исеменнән кѳн геройларына бүләкләр тапшырдылар, ә волонтерлар исә кулдан ясалган кызыл розалар бүләк итте.

 

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан Идел буе районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле чара үткәрде.

 

Шушы көннәрдә Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара узды.

 

“Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова 8-12 яшьлек балигъ булмаганнар арасында төркемле дәрес үткәрде.

 

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган хәтер сәгате узды.

 

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында авиация һәм космонавтика көненә багышланган чара узды.

 

2017 елның 12 апрель көнендә Мамадыш "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы узды.

 

2017 нче елның 12 апрелендә “Балалар көтә” акциясе кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Алия Кәримова һәм “Волонтер” үзәге активистлары 3 нче дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикле булган инвалид бала янына берып кайтты.

 

Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Агафья Хәертдинова һәм психолог Вероника Шәрифуллина 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Истәлекләрне саклыйбыз" дип исемләнгән фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International