"Өмет" социаль приютында шигырь укучылар конкурсы узды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 12 апрель көнендә Мамадыш "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы узды.

Чара кысаларында балалар үзләренең яраткан шигырьләрен укыды.

Балаларның чыгышын жюри әгъзалары, ягъни җирле шагыйрә Аполонова Ю. С., "Ак калфак" иҗтимагый оешма вәкиле Мисбахова Л. М., Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директор урынбасары Давыдов Г. И. һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәре Каминина И. Б. сынады.

Чара ахырында приютта тәрбияләнүче Екатерина М. җиңүче дип игълан ителде. Калганнарга дипломнар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International