Балтач районында “Балар көтә” акциясе тормышка ашырыла

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 12 апрелендә “Балалар көтә” акциясе кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Алия Кәримова һәм “Волонтер” үзәге активистлары 3 нче дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикле булган инвалид бала янына берып кайтты.

Алар балага шәхси эшмәкәр Ризәлә Зиннәтовна исеменнән медик пеленкалар, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләреннән күчтәнәчләр тапшырды. Активистлар үз куллары белән ясаган чәчәкләр композициясен баланың әбисенә бүләк итте. Әлеге гаилә әгъзалары хәл белергә килгәннәре, мондый акцияләрне уздырулары өчен һәрбер кешегә олы рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International