Лениногорскның мәшгульлек үзәге балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләрен кайгырта

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Алда җәйнең ике ае, димәк яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала. 

Шушы көннәрдә Лениногорскның мәшгульлек үзәгендә авыл башлыклары белән очрашу узды. Очрашуда мәктәпне тәмамлаучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды. Мәшгульлек үзәге Искешөгер авылы башкарма комитеты белән яшьләрне вакытлача эшкә урнаштыру буенча килешү төзеде. Балалар мәктәп яны территорияләрендә, спорт мәйданчыкларында, бакчаларда һ.б. җирләрдә эшлиячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International