Социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашырган татарстанлылар белән түгәрәк өстәл
13.03.2024

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

2024 елның 13 марты, 11:30

Үткәрү урыны:

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, каб. 301)

Чараның исеме:

Социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашырган татарстанлылар белән түгәрәк өстәл

Социаль контракт технологиясе Татарстан Республикасында 2011 елдан бирле кулланыла. Әгәр бу эшнең башында төп бурыч авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү булса, бүген бу гаиләне фәкыйрьлектән чыгару.

2021 елдан социаль контракт бөтен ил территориясендә гамәлгә ашырыла.

Социаль контракт – түләү чорында гаилә керемнәрен күтәрү өчен генә түгел, ә фәкыйрьлек сәбәпләрен озак вакытлы перспективада җиңәргә мөмкинлек бирә торган социаль яклау өлкәсендә бердәнбер корал. Бу аерым гаиләне аз керемлелектән чыгару өчен «юл картасы». Акчалата түләүләр кебек традицион социаль ярдәмнән төп аермасы – гражданнарның да йөкләмәләре.

Социаль контракт төзелә торган чаралар исемлеге:

- эш эзләү;

- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару;

- гражданның авыр тормыш ситуациясен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру.

Шәхси эшмәкәрлекне яки үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 000 сум.

2023 елда Татарстанда 5 303 социаль контракт төзелгән, аларның 38 %, яки 2 021 контракт, шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга.

2024 елның 1 гыйнварыннан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү тәртибендә төп үзгәрешләр

1. Гражданнарның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алынмый.

2. Керемнәрне исәпкә алу чоры үзгәрде:

гаиләнең (ялгыз яшәүче гражданның) җан башына уртача керемен исәпләү гаилә әгъзаларының (ялгыз яшәүче гражданның) дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында гариза бирү ае алдыннан бер календарь айга кадәрге соңгы өч календарь айдагы керем суммасыннан чыгып башкарыла (элек – гариза бирү аена кадәрге өч ай).

3. Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү хокукын билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача керем күләме ТРда билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләме белән чагыштырыла.

4. Гаиләнең уртача җан башына керемен исәпләгәндә гаилә составы үзгәрде. Гаилә составына гариза бирүче, аның ире (хатыны), аның балигъ булмаган балалары, аның опекасы (попечительлеге) астында булган балалары һәм көндезге уку формасында белем ала торган 23 яшькә кадәрге балалары керә (элек аз керемле гаилә составына туганлык һәм (яки) үзлек белән бәйле кешеләр керә иде).

5. ШЭ оештыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару чаралары буенча социаль контрактлар төзегәндә, гариза бирүчеләр үзләренең эшкуарлык компетенцияләре дәрәҗәсен билгеләү максатыннан мәҗбүри рәвештә тест узарга тиеш

Тестны начар узган очракта, гариза бирүчеләр эшкуарлык компетенцияләрен үстерү өчен укулар үтәргә тиеш. Уку кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларда, шул исәптән «Минем бизнес» үзәкләрендә бушлай башкарыла.

Әгәр гражданга сертификат яки укуны уңышлы узуын раслаучы башка документ бирелмәсә, социаль контракт төзүдән баш тарталар.

Социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашыру мисалы

Казанда яшәүче Ринат Нуров сигез яшьлек улын берүзе тәрбияли.

2023 елның гыйнварында Ринат Нуров үз эшен ачу өчен социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Социаль контракт 2023 елның 13 февраленнән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр төзелгән. Эшчәнлек юнәлеше – корпус җиһазлары ясау.

Дәүләттән Ринат Нуров 350 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алган. Бу акчага ул корпус җиһазлары ясау өчен җиһазлар сатып алган: фрезер станогы, компрессор, фурнитура һ. б. Җиһазларны ул үзе, үз гаражы бинасында ясый.

Социаль контракт төзелгән вакытта Ринат Нуров гаиләсенең җан башына уртача кереме 5 000 сум тәшкил иткән була. Бүген уртача айлык керем – 70 000 сум.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International