«Балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары. Законнардагы үзгәрешләр» темасына брифинг
08.04.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

Үткәрү урыны:

2021 елның 8 апреле, 14.00 сәг.

«Татар-информ» МА

Чараның исеме:

«Балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары. Законнардагы үзгәрешләр» темасына брифинг

Балалы гаиләләргә социаль түләүләр бирү мәсьәләләре федераль һәм республика законнары нигезендә башкарыла, әлеге законнар балалары булган гражданнарга алар туу һәм тәрбияләү белән бәйле дәүләт пособиеләренең бердәм системасын билгели, бу аналыкны, аталыкны һәм балачакны дәүләт тарафыннан гарантияләнгән матди ярдәм белән тәэмин итә.

Вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләнергә тиеш булмаган затларга түбәндәге федераль ярдәм чаралары түләнә:

- йөклелек һәм бала табу буенча пособие;

- бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

- яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие;

- йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие;

- чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие;

- чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.

Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары гамәлгә ашырыла:

1) Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 16 яшькә кадәрге балага (18 яшькә кадәрге укучы балага) айлык пособие.

2) Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү:

- беренче балага – ата-ана түләвенең уртача күләменең 20 %;

- икенче балага – 50 % күләмендә;

- өченче һәм аннан соңгы балаларга – күрсәтелгән түләү күләменең 70 % күләмендә.

3) Керемгә карап, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен ата-ана түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләү.

Уртача җыелма керем 20,0 мең сумнан артмаган гражданнарга бирелә. 2020 елдан җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә өстәмә компенсациянең күләме түләүнең 100 % на кадәр арттырылган.

4) 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары:

- социаль нормативлар чикләрендә ТКХ өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия;

- 6 яшькә кадәрге бала өчен дару чаралары сатып алуга субсидия;

- транспортта йөрү өчен айлык субсидия.

5) Бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала туганда һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие.

6) Бер үк вакытта туган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә, бала яшь ярымга кадәр җиткәнче, һәр балага 1000 сум күләмендә айлык пособие.

7) Медаль белән бүләкләнгән аналарга бер балага 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм түләнә.

Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр

Балачак унъеллыгы кысаларында 2018 елдан башлап гаиләләргә беренче бала туган (уллыкка алган) очракта федераль айлык түләү түләнә.

2021 елда түләү күләме җан башына уртача керем 20 588 сумнан артмаган гаиләләр өчен 9 713 сум яки өч кешедән торган гаиләгә 61 764 сум тәшкил итә. Түләү җан башына уртача кереме 20 588 сумнан артмаган гаиләләргә бирелә, яки өч кешедән торган гаиләгә, кереме 61 764 сумнан артмаган очракта.

Авыл җирлегендә яшәүче әниләргә түләүләр

Килеп туган демографик ситуацияне җиңеп чыгу максатларында 2018 елдан Татарстан Республикасында авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга республика бюджетыннан өстәмә акчалата түләүләр кертелде. Алар 25 яшькә кадәрге хатын-кыз беренче баласын тапкан очракта (50 мең сум), ә 29 яшькә кадәрге хатын-кыз өченче баласын тапкан очракта (100 мең сум) түләнә.

Өстәмә республика түләүләре

Татарстанда 2020 елдан башлап өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде, алар пандемия шартларында аеруча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде.

1. 5 һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаилә әгъзаларына айлык пособие.

2021 елда алучылар: җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаилә әгъзалары (2021 елга – 9 955 сум).

2. Балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияне арттыру.

Алучылар: җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күп балалы гаиләләр (2021 елга – 9 955 сум). Күләме: балалар бакчасы өчен түләүнең 100 % компенсациясе.

3. Дару чаралары сатып алу өчен түләү.

2021 елда алучылар: җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балалар (2021 елга – 9 955 сум). Күләме: 10 000 сум (елына 2 тапкыр 5 000 сум түләнә).

4. Яңа туган балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүләк комплектлары.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү 2020 елның 1 июненнән гамәлгә ашырыла, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан билгеләнә.

Аны алучылар: җан башына уртача кереме күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать итү датасына РФ субъектында билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменнән (2021 елга – 9 955 сум) артмаган һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган гаиләләр.

2020 елда аның күләме: 4 686,6 сум – балага региональ яшәү минимумыннан 50 %.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International