Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы
15.01.2026

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

2026 елның 15 гыйнвары, 14:00

13:20 – журналистлар белән очрашу

Үткәрү урыны:

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк (Казан ш., Спартак ур., 2)

Чараның исеме:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы

«Гаилә» илкүләм проекты

Халыкны саклап калу, кешеләрнең иминлеген арттыру мәсьәләләре республиканың өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өчен «Гаилә» илкүләм проекты мөһим. Ул «Демография» илкүләм проектының киңәйтелгән дәвамы булды.

«Гаилә» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруны бәяләү күрсәткече булып туучыларның суммар коэффициенты – репродуктив яшьтәге хатын-кызга туры килгән туучылар саны билгеләнгән.

Федераль һәм республика чараларының киң исемлегенә өстәмә рәвештә туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән районнарның аеруча кызыклы практикалары:

- Сарман, Мөслим районнарында йөклелекне индивидуаль алып бару, сабый туганда бүләкләр һәм 20 мең сумлык сертификат тапшыру оештырылган;

- Буа районында «Мирас» яшьләр үзәге базасында Яшь гаиләләр клубы эшли, анда психологлар, табиблар белән очрашулар, шулай ук мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрелә;

- Мамадыш районында бала туганда 10 мең сум һәм МХОда катнашучы гаиләләрдә бала туганда 20 мең сум өстәмә түләү кертелгән. Районда торак программалары гамәлгә ашырыла, алар нигезендә районга күчеп килгән һәм эшкә урнашкан гаиләләр яңа торак төзүгә 1,5 млн сумга кадәр һәм икенчел торак сатып алуга 750 мең сумга кадәр акча алалар;

- Кама Тамагы районында уку планына гаилә белеме дәресләре кертелгән;

- Апас районында өченче һәм аннан соңгы балалар туганда бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендә түләү билгеләнгән;

- Чүпрәле районында Татар Упкыны авылыннан чыккан эшмәкәрләр яңа туган балаларга 100 мең сум түлиләр.

2025 елда Казан буенча сайлау алдында торган 188 йөкле хатын-кызның 61 (32,4 %) баласын саклап калган, бу 2024 ел күрсәткеченнән югарырак.

Республикада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә (300 мең кешене колачлаган 4 федераль һәм 800 мең кешене колачлаган 61 төбәк чарасы).

Гаиләләргә ярдәм чаралары

2025 елда:

- аз керемле гаиләләрдән 2,2 мең яңа туган бала беренчел кирәк-ярак комплектлары алган;

- 3 яшькә кадәрге 35 мең сабый балалар ризыгы белән тәэмин ителгән;

- 108,5 мең гаилә балалар бакчасы өчен түләү өлешенә компенсация алган;

- 3 яшькә кадәрге 5,3 мең сабыйга даруларга 10 мең сум түләнгән;

- берсе инвалид булган 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 106 гаилә җан башына яшәү минимумы күләме белән гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аерма күләмендә айлык пособие белән тәэмин ителгән;

- 1,5 мең авылда яшәүче хатын-кызы бала туганда 50–100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алган.

Күпбалалы гаиләләр

Республикада 58 768 күпбалалы гаилә яши, аларда 187 673 бала тәрбияләнә.

2025 елда күпбалалы гаиләләрдә яшәүче 6 яшькә кадәрге балаларны дару чаралары белән түләүсез тәэмин итү турында закон кабул ителде (элек бирелә торган даруларга субсидия урынына). Бу 2025 елда әлеге субсидияне алучы 53 799 күпбалалы гаилә өчен җитди ярдәм чарасы булды.

2025 елда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 күпбалалы гаилә бушлай 15 урынлык автобус белән тәэмин ителгән.

2025 елдан күпбалалы гаиләдәге балага урта һөнәри белем бирү оешмаларында уку хакының 30 % компенсацияләнә. Ярдәм 225 мөрәҗәгать итүчегә билгеләнгән.

ТР Рәисе Р. Н. Миңнехановның аерым карары белән яшь студент гаиләләргә ярдәм итүнең яңа республика чаралары кертелде:

- көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр 100 мең сум түләү;

- 25 яшькә кадәрге аз керемле студент гаиләләреннән һәм 30 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләрдән 1,5 яшькә кадәрге балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне түләүсез прокатка алу пунктлары;

- 6 айдан 3 яшькә кадәрге баласы булган аз керемле студент гаиләләре (30 яшькә кадәр) өчен «Социаль няня» хезмәте.

Ярлылык белән көрәш

Татарстан 10 ел дәвамында 3,7 % (148,9 мең кеше) күрсәткече белән ярлылыкның түбән дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә тора. Россиядә бу күрсәткеч 7,1 %.

Төбәкләр рейтингында Татарстан Санкт-Петербург шәһәреннән (3,4 %) һәм Ямал-Ненец АО (3,5%) кала 3 нче урында тора.

Социаль контракт ярлылык дәрәҗәсен киметүнең нәтиҗәле коралы булып тора. 2025 елда 4 919 социаль контракт төзелгән, 10 958 кеше колачланган.

Социаль контрактларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 3 680 кеше (социаль контрактлар төзүчеләрнең 68 %) ярлылыктан чыккан, 4 629 кешенең (85 %) җан башына уртача акча кереме арткан.

Социаль хезмәт күрсәтү. Озак вакытлы карау системасы

Бүген Татарстанда һәр дүртенче кеше эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк. Өлкән буын өчен актив озын гомерлелек яки озак вакытлы карау программаларында катнашу беренче планга чыга.

2025 елда:

- 16,9 мең өлкән кеше һәм инвалид өйләрендә социаль хезмәткәрләр хезмәте алды;

- даими чит ярдәмгә мохтаҗ 6 мең өлкән кеше озак вакытлы карау системасы белән колачланган;

- өлкән яшьтәге 528 кешегә ярдәмче хезмәтләре күрсәтелгән;

- 2,7 мең кеше авыру туганнарын карау нигезләренә өйрәтелде;

- 26 өлкән яшьтәге кеше тәрбиягә алынган;

- 2,2 мең кеше инвалидлык рәсмиләштергәнче техник тернәкләндерү чараларын бушлай прокатлау хезмәтләреннән файдаланды;

- авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән 44,5 мең кеше медицина оешмаларына китерелгән.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәрендә «Игелек йорты» төзелеше төгәлләнде, бу 120 өлкән яшьтәге кешенең һәм инвалидның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде.

«Забота» сайтының (https://zabota.tatar.ru/) «Алтын еллар – Золотые годы» интерактив картасы 30 мең пенсионерга өлкән буын өчен 2 меңгә якын бушлай активлыктан мәнфәгатьләр буенча дәресләр сайларга һәм аларда катнашуга язылырга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, ел йомгаклары буенча өлкән буын гражданнарының 44,2 % (479,9 мең кеше) мәдәни-ял итү, иҗат, мәгариф, физкультура-савыктыру һәм волонтерлык проектларына җәлеп ителгән.

Халыкның мәшгульлеге һәм хезмәт базары

Татарстан Республикасының мәшгульлек күрсәткечләре югары – 62,4 %, ягъни 2 043,4 мең кеше. Федераль күрсәткеч – 61,8 %, Идел буе федераль округы буенча – 60,5 %.

Эш эзләүнең заманча инструментларын кертү, һәр эш эзләүчегә индивидуаль якын килү, шулай ук эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне яхшырту һәм «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү буенча башка чаралар эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру үсешенә ярдәм итә.

2025 елда мәшгульлек үзәкләренә эш эзләү максатыннан 26 мең кеше мөрәҗәгать итте, 17,6 мең кеше эшкә урнаштырылган. Модернизацияләү кысаларында персоналны сайлау тизлеге 20 % арткан, ә эшкә урнашу вакыты 2,5 % кимегән.

2025 елда республиканың мәшгульлек хезмәте органнары аша 10 мең өлкән кеше укыды. Укытуны оештыру механизмы – кеше «Россия эше» порталында гариза бирә.

Хезмәт хакы дәрәҗәсе

Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 урынны алып тора: 2025 елның гыйнвар–октябрь айларында хезмәт хакы 20,7 % артты һәм 86 934,6 сум тәшкил итте, реаль хезмәт хакы – 109,9 %.

Тармаклар буенча дифференциация саклана. Күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә хезмәт өчен түләүнең түбән булуы күзәтелә – 52,9 мең сум.

Гражданнарны соры мәшгульлектән чыгару эшен көчәйтү максатларында муниципаль районнарда Рәсми булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча республика ведомствоара комиссиясе һәм аның эшче төркемнәре эше оештырылды. Ел нәтиҗәләре буенча рәсми булмаган мөнәсәбәтләр урынына 15 895 хезмәт килешүе төзелгән.

2025 елда минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы алган 256 хезмәткәргә 638,8 мең сум өстәмә акча күчерелгән һәм билгеләнгән салым түләүләре башкарылган.

2025 елның III кварталында, 2025 елның I кварталы белән чагыштырганда, 19,4 % кимү күзәтелде, ягъни хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче 93 оешмага кимү (480 нән 387 оешмага кадәр).

Минималь хезмәт хакы күләмен бозган оешмаларның күбесе сәүдә, хосусый сак агентлыклары эшчәнлегенә, йөк ташуга керә.

МХО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм

Гомуми мәгълүмати ярдәм https://zabotasvo.tatar/ сайтында оештырылган.

2025 елдан МХОдаатнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен торак программасы гамәлгә ашырыла, ул МХО катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә.

2025 елның декабрендә МХО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәрен түләү буенча бурычлары булуга карамастан, 2026 елда социаль ярдәм чаралары күрсәтүне күздә тоткан 92 ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

МХО катнашучыларга социаль тернәкләндерү хезмәтләре 5 инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең 5 социаль-тернәкләндерү бүлегендә түләүсез күрсәтелә. Барлыгы 412 урын бар.

2025 елда Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында республика бюджеты акчаларына ремонт үткәрелде һәм 40 урынлык стационар бүлек өчен җиһазлар сатып алынды.

2025 елның 30 декабренә инвалидлыгы булган 164 МХО катнашучысы тернәкләндерү үзәкләрендә хезмәт алды.

Эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту мәсьәләләре:

- эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча проактив анкеталаштыру һәм шалтырату.

МХОдан кайткан гражданнар арасында мәшгульлек дәрәҗәсе 2 005 кеше, ягъни 70 %;

- махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләре оештыру (79 ярминкә һәм 40 эш бирүче көне);

- ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кайнар линия телефоны эшли: 8 (843) 564-11-11;

- адреслы эш оештырылган – мөрәҗәгать иткән һәр кеше өчен индивидуаль хезмәтләр һәм сервислар планы төзелә;

- мәшгульлек хезмәтләре «Үз эшең» механизмын гамәлгә ашыра: муниципалитетларда «Үзебезнекеләр өчен эш» ярдәм клублары эшли, «Килэчэк яZмыш» социаль-хезмәткә яраклаштыру программасы гамәлгә ашырыла.

21 кеше үз эшен ачуга 145,1 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган ярдәм алган;

- ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге МХОдан кайткан гражданнарны, шул исәптән инвалидларны да, беренче чиратта эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестрын алып бара. Реестрда 4 меңнән артык вакансия тәкъдим итүче 545 эш бирүче бар инде;

- МХО катнашучылары «Кадрлар» илкүләм проекты һәм «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасы кысаларында бушлай һөнәри белем алырга яки өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.

2025 елда 64 кеше укуга кереште.

Инвалидларны эшкә урнаштыру

Инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткече буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 урында тора. Республикада эшкә яраклы яшьтәге һәр өченче инвалид эшли (108,5 мең кешенең 37,2 меңе).



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International