«Бәхетле гаилә әлифбасы» курсы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт алучы гаиләләрнең өлкән әгъзалары өчен очрашу үткәрде. Дәреснең максаты балалар һәм ата-аналар арасындагы үзара бәйләнешне яхшырту һәм аралашудагы кыенлыкларны җиңүдән гыйбарәт иде.
Яшел Үзәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә булды.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, төрле профилактика субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары өчен традицион укыту семинары үткәрделәр.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре кинезиотерапия кулланалар. Кинезиотерапия пациентның сәламәтләндерү процессында актив катнашуын күздә тота.
Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар 3 нче мәктәп волонтерлары белән бергә «Солдатка хат» акциясендә актив катнаштылар.
1 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Активлык көне» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18 бала өчен Казанга бару оештырды.
«Җиңү вакыты» АКБО «Балчык әкияте» чүлмәкчелек остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыру буенча дәресләр Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында уза. Әлеге проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе гранты ярдәмендә мөмкин булды.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара уздырдылар. Ул катнашучыларга ил тарихындагы фаҗигале битләрне искә төшерүгә юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.