Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без бергә» адаптив интенсивы» социаль-педагогик проекты тәмамланды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
MAX – чит ил аналогларына альтернатива буларак эшләнгән яңа Россия мессенджеры. Ул хәбәрләр һәм медиафайллар алмашу өчен стандарт функцияләр җыелмасын тәкъдим итә, шулай ук төркемле чатлар һәм видео аша шалтыратулар өчен мөмкинлекләрне үз эченә ала.
25 октябрьдә Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллыда узган чарада катнаштылар. Социаль приютлардан һәм балалар йортларыннан балалар өчен слет «Каенкай» ял базасында узды һәм балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Шушы көннәрдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәт алучылар белән сумка тегү дәресе үткәрде.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Үзеңне танып бел» психологик дәресләр циклы дәвам итә. Алар социаль хезмәт алучыларга үзләренең эчке дөньясын өйрәнүдә, шәхесенә уңай мөнәсәбәт формалаштыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Гаилә» илкүләм проектын һәм аның составына керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде дүрт елдан артык «Театр остаханәсе» студиясе уңышлы эшли. Бу эш «Актив озак гомерлелек» республика программасы буенча алып барыла.
«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын Теләче районының медицина учреждениеләренә илтү эше нәтиҗәле дәвам итә. Өлкән яшьтәге гражданнарны «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында алдан расланган план-график буенча бушлай йөртәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2026 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.