ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Казанның Еңү паркында Бөтенроссия ватанпәрвәрлек акциясе – «Аталарыбызның җырлары» чәрчәвендәге видеоклип төшерү үткәрелде. Катнашучылар «Солдатлар» җырын русча һәм татарча башкардылар.

 

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре Ватанны яклау көненә багышланган тантаналы чара уздырдылар. Концертның шәрәфле кунаклары махсус хәрби операция катнашучылары булды.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы, «Беренчеләр хәрәкәте» ирекмәннәре һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге клиентлары «Җиңү тәрәзәләре» ватанпәрвәрлек акциясендә катнаштылар.

 

Җиңү көне бәйрәменә әзерләгәндә, Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Юлдаш» көндезге тору төркемендә тематик дәрес үткәрелде. Чара ватанпәрверлек тәрбиясе планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Бөек Ватан сугышында Җиүнең 81 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Тетюшское сияние» торакны комплекслы социаль хезмәтләндү үзәге белгечләре каберлекләрне төзекләндерү буенча ватанпәрвәрлек акциясе оештырды. Социаль хезмәт алучы яшүсмерләр белән берлектә Бөек Ватан сугышы катнашучысы Иван Михайлович Кашаевның кабере өстендә тәртип кертелде.

 

«Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы «Социаль хезмәт күрсәтү» нәшрияты белән берлектә «Россия социаль хезмәтләренең «Алтын каләме» дигән дүртенче бөтенроссия мәкаләләр конкурсын үткәрә.


5
май, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

 

5 майда «Доверие» халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә иҗатны һәм психологик ярдәмне берләштергән кызыклы дәрес узды. Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын тормышка ашыру кысаларында үзәкнең штат психологы Надежда Горячова һәм Яр Чаллы шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ландыш Шашкина берлектәге яңа инициатива башлады. Арт-терапия буенча беренче дәрес мартынка ясауга багышланган иде.

 

Җиңү көне алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәге «Георгий  тасмасы» акциясенә кушылды.

 

29 апрельдә  Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Профессиональ эмоциональ яхшы хәлгә юл» программасы буенча чара узды. Чыгыш ясаучы итеп Казан шәһәре халыкын социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Аделия Гармонова чакырылды, ул республиканың социаль учреждениеләрендә эшләүче коллегаларына алдынгы практик тәҗрибә тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International