Чираттагы хәйрия акциясен “Кама-Аланы тегү фабрикасы” ҖЧҖ директоры Рәмзия Туйкина башлап җибәрде. Түбән Кама районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Рәмзия ханым, 21938 сум күләмендәге акчага өс киемнәре бүләк итте.
Минзәлә районының “Умырзая” инвалид-балаларны реабилитацияләү үзәгендә төзекләндерү эшләре башланды. Биредә түшәмне төзекләндерү, стеналарны евровагонка белән тышлау, линолеум алыштыру кебек эшләр каралган.
Алтын йөрәкле кеше дип - Зәй районында, шәхси киемнәр кибете тоткан Сабирҗан Кабулҗановны атыйлар. Ул шәһәрдә авыр хәлдә яшәүче гәйләләргә һәм балаларга иң беренчеләрдән булып хәйрия ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр.
Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче 2 группа инвалид Айсылу Мирзагаяновага, “Аккош” гайләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге ингаляция өчен кулланыла торган небулайзер аппараты бүләк итте.