ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген җитештерү травматизмын булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатында Республика семинары узды.

Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  социаль куркыныч хәлдә булып исәпләнүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. 

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче Любовь Горбузова "Алтын шар" Халыкара премиясе кысаларында узучы  "Минем Космос"  Халыкара сәнгать һәм гамәли иҗат бәйгесендә җиңү яулады. 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 23 нче август көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 782 эшсез кеше теркәлгән.

17нче августтан алып 23нче августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 71 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. 

2016 нчы елның 23нче август көненә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4531 эшсез кеше теркәлгән.

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре Осиново авыл җирлегендә булып кайтты. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне законлаштыру буенча Тәтеш районында узган ведомствоара комиссия утырышында катнашты. 

Кичә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова  Министрлыкка караган учрежденияләрдә эшләүче хезмәт коллективлары белән очрашты. 

26 август көнне Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре 5 ТР буенча Россия ҖҮФХИ изоляторында булып кайтачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International