Чараның эшендә 20 оешманың кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты, шулар арасында ҖЧҖ “Раиф ПКФ”, ҖЧҖ “Вилюй”, “Яңа кою технологияләре”, ҖЧҖнең филиалы , ПАҖ “КАМАЗ” “Пресс-рам заводы”, ҖЧҖ “СЙ Дуслык”, “Менделеевск шәһәреннән АҖ “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод”, ҖЧҖ ҖБ “Начало” һ.б. бар иде.
Кичә "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Римма Борисова социаль ярдәм алучы 10 бала өчен яшь тамашачы Театрына экскурсия оештырды.
Кичә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мигрантларның социаль яраклашуына юнәлдерелгән курслар үткәрү буенча чаралар гамәлгә ашыруга субсидия аларга гаризалар кабул итү башланды. Әлеге субсидия “2014-2020 елларга Татарстан халкын эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү" Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Кичә Нурлат муниципаль районы халыклар Дуслыгы Йорты базасында “Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирү нәтиҗәле методикасы” Республикакүләм семинары узды.
“Алардан тарих башланды” Татарстан Республикасының 100 иң күренекле эшлеклеләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән республика акциясе һәм “Ватан Герое – минем якташым” республика иншалар бәйгесенә йомгак ясалды.
Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Шәһәр мәдәният сараенда узган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балигъ булмаганнарның ата-аналары мастер-класслар уздыра.
Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәгеләргә социаль хезмәт күрсәтү яңа технологияләре кулланыла. Шуларның берсе - "Хатирәләр терапиясе". Ул ялгыз яшәүче кешеләргә хатирәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.