Түнтәр авылында яшәүче Зарипова Нина Иван кызына 10 февраль көнне 95 яшь тулды.
Салавыч авылында яшәүче Закирҗанова Асия Габдулла кызына 10 февраль көнне 90 яшь тулды.
Куремьял авылында гомер итүче Сәлимә Юныс кызы Сафиуллинага 11 февраль көнне 90 яшь тулды.
Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр«Җәлил» кинотеатрында булды һәм «Плюшевый монстр» дигән фильм карады. Мавыктыргыч мультфильм геройлары балаларга авыр хәлгә бирешмәскә, ничек аны уңышлы җиңеп чыгарга күрсәтте.
Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен теплица» проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшен дәвам итә.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе белгечләре 10нчы февральдә “Рәсәйнең чаңгы юлы – 2018» ярышларында катнашты.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорының вазифаларын башкаручы Наталья Казанова Бөгелмә муниципаль районы буена РФ Пенсия фондының йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясады.
Изге Вәли Көне алдыннан Әгерҗе "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр открытка, сувенир һәм котлау газетасы ясады.
«Рассвет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы инвалид балалар белән сенсор бүлмәсендә төркемле дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы оешмалар вәкилләре белән семинар узды.