ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Алабугада «Игелекле эшләр эстафетасы»на «Колос» мәдәният йорты артистлары да кушылды.

 

 

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы Жанат Ашурова «Питрәч йолдызчыгы – 2018» XIII район конкурс-фестивалендә «Вокал-соло» номинациясендә катнашты һәм дипломант булды.

 

 

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында 2018нче елның 12нче марты көнне социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Без дуслык белән көчле” исеме астында чара уздырылды.

 

«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы акциясе кысаларында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балалар балалар китапханәсенә барды.

 

Чистай «Балкыш» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Язгы игелеклелек атнасы – » игелекле эшләр эстафетасына кушылды.

 

Гомумроссия акция кысаларында Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече мәгълүмат сәгать үткәрде.Чара №5 социаль участогында 14-15 яшьлек яшүсмерләр белән үткәрелде.

 

 


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

13-14 мартында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган Автономияле оешмасы “Төбәк уку-укыту методик үзәге” белән берлектә «Биеклек. Куркынычсызлык – 2018» II Республика конкурсы оештыра.

 

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Әлеге пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын алып кайткан яисә уллыкка алган аналарга бирелә.

“Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Биюче куллар» дигән яңа техника гамәлгә кертелде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International