Югары Ослан районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Ведомствоара исәптә торучы гаиләләрне патронлаштыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм ике гаиләгә сигнал карталарын карадылар.
Социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен тикшереп тору буенча «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре карау буенча ярдәмчеләрнең хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерүне дәвам итәләр.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды.
«Нур» яшүсмерләр клубы базасында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Яшүсмерләр арасында алкоголизмны профилактикалау» темасына чара үткәрде.
Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте инвалидларны эшкә урнаштыру эшен оештыра. Республиканың барлык мәшгульлек үзәкләрендә эшкә урнашуга мохтаҗ сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләрне исәптә тоталар. Адреслы эш мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр белән генә түгел, ә индивидуаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү программалары нигезендә башка гражданнар белән дә алып барыла.
Питрәч районының «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Кадрлар» милли проекты кысаларында ремонт төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында мәшгульлек өлкәсе хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды. Анда бөтен республикадан «Россия эше» кадрлар үзәкләренең иң яхшы белгечләре катнашты.
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү дәвам итә. Аның төп юнәлешләреннән берсе – мәшгульлек хезмәте, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәчәк клиентларга юнәлтелгән система булдыру.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар турында брифинг узды. Чарада министр Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Ул инвалид гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ведомство җитәкчелеге Яшьләр парламенты вәкилләре белән очрашты.