Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бәйрәмгә багышланган чаралар уза

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, 1 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бердәмлек – бездә» дигән темага берничә чара үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар да, өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнар да катнашты.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Чиршә» сәламәтләндерү-ял итү лагеренда булдылар, анда аларга «Бердәмлектә – көч» программасы тәкъдим ителде. Уен формасында, төрле биремнәрне үтәп, балалар ил һәм күпмилләтле халык турында кызыклы фактлар, илнең мәдәнияте һәм бай үткәне турында белделәр.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнаштылар.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм уңаеннан классик музыка концерты булды.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен дә тематик чара үткәрелде. «Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе Анжелика Решетова бәйрәмнең тарихы, катлаулы чорларда Россия халыкларының бердәмлеге турында сөйләде.

Шулай ук «Өмет утравы» үзәге социаль хезмәткәрләре өйдәге социаль хезмәтләр алучылар белән «Дөнья күгәрчене» иҗат элементлары белән тематик әңгәмәләр үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International