ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бөгелмә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында уен тренингы узды.

 

«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үткәрде.

 

Кичә Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Язгы матурлык Гүзәле – 2018” конкурсы узды. Чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

 

Беренче профсоюз оешмасы җитәклэгэн директор Исмәгыйлева И. Н. котлады, үзенең хатын-кызлар коллективын  Халыкара хатын-кызлар көне-8 март бэйрэме белэн котлады 

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы ялгыз яшәүче хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. социаль эш буенча белгеч Розалия Гайнетдинова һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева белән берлектә котлаулар оештырды.

 

Аксубай «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар оештырган хәйрия акциясендә катнашты.

 

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм оештырды.

 

   2018 елның 6 мартында Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәге  өйдә социаль ярдәм күрсәтү белгечләрләре,  социаль хезмәткәрләр, авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә,Тубән Биш авылы мәдәният йортында  8 март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бэйрэм үткәрде.

    

          Агымдагы елның 6 нчы мартында «Наз» үзәге психологы Гүзәл Зиганшина һәм юрисконсульты Гөлүзә Сәгъдиева катнашында социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Психолог “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына багышланган күмәк занятие оештырды. Бу уенда тернәкләнүчеләр сәламәт яшәү серләренә төшенеп кенә калмадылар, логик фикерләргә, күмәк уйларга өйрәнделәр.

 

 2018 елның 7 мартында Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәге, өйдә социаль ярдәм күрсәтү белгечләрләре,  Әхмәт авылы социаль хезмәткәре   белән берлектә, 8 март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, тыл хезмәткәре Бухарова Зинаида  Ивановнаның өендә бәйрәм чарасы оештырдылар.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International