18 гыйнвар көнне Тәтеш районында хәйрия миссиясе белән «Игелек салават күпере» Мохтаҗларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәткәрләре булып китте. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре фонд белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Бу вакыт эчендә районның 26 гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәтелде.