ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог Надежда Горячева көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен «Нәрсә ул үпкә һәм аның белән ничек дуслашырга» дигән төркемле тренинг дәресе үткәрде. Чара Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты һәм социаль хезмәтләр алучыларны көндезге эш белән тәэмин итү программасы кысаларында оештырылды.


11
июнь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм – Сабантуйны бәйрәм иттеләр. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында халык бәйрәмнәре, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында күзаллау формалаштыру максатында оештырылган чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.

10 июньдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге көндезге тору бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар өчен «Мин Россиядә яшим» дигән танып-белү чарасы үткәрде.


25
май, 2026 ел
дүшәмбе

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр экология һәм табигатьне саклау музеенда булды. Музей хезмәткәрләре аларга “Музейга юл” проекты кысаларында экскурсия уздырды. 

Түбән Кама районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт күнекмәләрен үстерү һәм социаль-көнкүрешкә өйрәтү буенча  дәресләр оештырылды. 


22
май, 2026 ел
җомга

Зәй районында урнашкан “Шатлык” халыкны комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр өстәмә белем туплап, тәҗрибәсен арттырган.


21
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Казанның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә тәрбияләнүче балалар өчен “Хәтер китабы” мемориалында һәм Җиңү паркына  бару оештырылды.


12
май, 2026 ел
сишәмбе

 8 майда Чаллы шәһәренең “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган театр осталыгы буенча дәрес булды. Чара “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы” кысаларында узды.

Мамадыш районында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар “Җиңү тәрәзәләре” патриотик акциясенә кушылды.


5
май, 2026 ел
сишәмбе

 5 майда “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә иҗатны һәм психологик ярдәмне берләштергән гадәти булмаган шөгыль булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International