Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова белән берлектә, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен оештырдылар.