Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында хезмәт законнары мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булды. Кабул итүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова, ТР прокуроры Нәфыйков Илдус Сәид улы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәйнетдинова Алсу Хәмит кызы һәм башкалар алып барды.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Владимировна Бутаева Апас муниципаль районында гражданнарны кабул итте.