Кайбыч районы мәдәният йортында "Мәктәпкә бергәләп җыенык" традицион бәйрәм узды. Уңайлы зал үзенә ике йөзләп мәктәп укучыларын, район предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акция иганәчеләрен һәм ата-аналарны җыйды.
Күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләр өчен искиткеч матур бәйрәм оештырылды.
Мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырдылар, шул исәптән мәктәп һәм спорт формалары, уку-язма кирәк-яраклары белән букчалар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучы егетләргә һәм кызларга иң изге теләкләрен белдерде. "Наз" хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова булачак беренче сыйныф укучыларына "Нәниләргә әлифба" дигән заманча китаплар тапшырды.