Яр Чаллының "Асылташ "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнарда шәхсән сыйфатлар булдыру максатыннан түгәрәк өстәл ошетырылды. Чара барашында катнашучыларны үз үзеңә карата позитив булырга, әңгәмәдәшләреңне тыңлый белергә, үзеңнең һәм чит кеше вакытын хөрмәт итергә өйрәттеләр.
Балалар "уңыш", "уңышлы кеше" төшенчәләре белән таныштылар. Уңышлы булыр өчен нинди сыйфатларга хас булырга тиеш икәнлеге темасына фикер алыштылар.