"Юлдаш" интернат-йортында карамагындагылар спорт буенча бик яхшы әзерлекләрен күрсәтте

2017 елның 25 августы, җомга

18 августта "Татнефть-Олимп" стадионында физкультурачылар Көненә багышланган барлык категория инвалидлар өчен чара оештырылган.

Чара максаты - инвалидларны физкультура белән шөгыльләнүгә һәм спорт белән шөгыльләнүне күпләп җәлеп итү, аларның буш вакытларын файдалы оештыру. Программада – армреслинг, авыр атлетика, 4х100м эстафета, дартс, "Джакколо" уены буенча ярышлар булды.

Бу чарада "Юлдаш" интернаты карамагындагы спортчылар актив катнашты . Ярыш нәтиҗәләре буенча спортның барлык төрләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. Эстафетада "Юлдаш" командасы 2нче урынны алды, авыр атлетикада 1 урын - Роман Дряхлых, Диана Меннянова (авырлык категориясе 70 кг га кадәр) һәм Айдар Сафин (авырлык категориясе 70 кг); 3 урын - Алексей Тривоженко; колясканы фигуралы йөртүдә 1 урын - Айдар Сафин, 2 урын - Анатолий Силантьев һәм Марина Липатова; армреслингта - 1 урын, Роман Дряхлых,  Джакколо уенын да 2 урын - Диана Меннянова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International