"Наз" үзәгендә эвакуациягә әзерлек буенча тикшерү үтте

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Шартлы янгын сүндерү һәм персоналны эвакуацияләү" дигән практик дәресләр үткәрелде.Чарада 23 учреждение хезмәткәре, 18 социаль-тернәкләндерү бүлегендә алып торучы кеше, шулай ук социаль яклау бүлегенең 5 хезмәткәре катнашты.

Чараның максаты - гадәттән тыш хәлләргә, шул исәптән янгын чыгуга әзер булу, нинди адымнар ясауны белү.

Тренировкалар вакытында персоналда янгын шартларында дөрес карарлар кабул итергә, янгын сүндерү чараларын из табарга һәм дөрес кулланырга күнекмәләрә ныгытылды.

Учреждение җитәкчесе билгеләп үтелгәнчә, тренировка гомумән уңай узды , АПС системасы эшләде, максатлар һәм бурычлар ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International